DiscoverБер генә сәгатькә
Бер генә сәгатькә
Claim Ownership

Бер генә сәгатькә

Author: Guzel, Elza

Subscribed: 2Played: 5
Share

Description

"Бер генә сәгатькә" - эмиграциядәге тормыш турында татарча подкаст. Көндәлек тормыш, шәхси тәҗрибә, югалтулар һәм табышлар турында сөйләшәбез.


Language: Tatar (tt), Татар теле
4 Episodes
Reverse
Әлеге чыгарылыш сылтамаларга бик бай. Биредә без татар контенты турында сөйләшәбез һәм татарча яки татарлар/татар теле турында блог, подкаст, канал һ.б. булдыручыларны барлыйбыз. Файдалы булыр дип ышанабыз! 📍Әлеге чыгарылышта искә алынган сылтамалар:Подкастлар: Йорт, Икенче дәүләт теле, Tatar identity, Tatar verse, Кайнатма, Кайный Казан, СәфәриДулкын медиаАчык университет Идел журналы каналларыӘлбәттә Саф балалар радиосыИнстаграм: Булат ШәймиГүзәл ӘхмәтгәрәйАйгизә (Айгөл түгел) ЛатыйповаДәфнәТаңсылу Галимова ("Төрки йөзләр")Илшат әфәнде Телеграмдагы каналлар: Татар теле, Learn TatarБезнең телеграм канал Бер генә сәгатькә🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.
Бу чыгарылышта без яңа илдә тел өйрәнү мәшәкатьләре турында сөйләшәбез. Шул ук вакытта үз телеңне куллануны дәвам иттерү, балаларга тапшыру - моңа бәйле килеп туган сораулар, борчулар, табышлар белән уртаклашабыз. Безне тыңлагыз, якыннарыгызга да тыңлатыгыз. Сезнең хуплаулар безне яңа чыгарылышларга илһамландыра🙏🏻Безнең телеграм каналыбыз ⁠Бер генә сәгатькә 📍Әлеге чыгарылышта искә алынган файдалы сылтамалар:Алимә академия халыкара татар онлайн мәктәбеТатарстан китап нәшриятының аудиокитаплары🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.Мәгънәле сурәт - Зөләйха Камалова эше.
Элеккеге дуслар белән элемтәләрне саклап буламы, шул ук вакытта яңа урында ничек итеп яңа элемтәләр табырга, үз мохитеңне ничек булдырырга?  Болар - читкә киткән һәр кешене борчыган  сораулар. Бүген шулар турында сөйләшәбез.📍Әлеге чыгарылышта искә алынган файдалы сылтамалар:Мүнхендагы Татарча сөйләшү клубы Безнең телеграм каналыбыз Бер генә сәгатькә 🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.
Яңа илгә күченгәнче, без аны ничек дип күз алдына китерә идек, үзебезгә нинди максатлар куя идек һәм чынлыкта ничек килеп чыкты? Көтелмәгән хәлләр, стереотиплар, кечкенә җиңүләр - барысы хакында да әз-әзләп сөйләшәбез һәм, әлбәттә, танышабыз. 📍Әлеге чыгарылышта искә алынган файдалы сылтамалар:Берлиндагы "Дәртле читек" балалар клубы Татарча комиксларТатар җанлылар өчен онлайн кибет Дулкын хаб🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.
Comments