Бер генә сәгатькә

"Бер генә сәгатькә" - эмиграциядәге тормыш турында татарча подкаст. Көндәлек тормыш, шәхси тәҗрибә, югалтулар һәм табышлар турында сөйләшәбез. Language: Tatar (tt), Татар теле

Татарча контент

Әлеге чыгарылыш сылтамаларга бик бай. Биредә без татар контенты турында сөйләшәбез һәм татарча яки татарлар/татар теле турында блог, подкаст, канал һ.б. булдыручыларны барлыйбыз. Файдалы булыр дип ышанабыз! 📍Әлеге чыгарылышта искә алынган сылтамалар:Подкастлар: Йорт, Икенче дәүләт теле, Tatar identity, Tatar verse, Кайнатма, Кайный Казан, СәфәриДулкын медиаАчык университет Идел журналы каналларыӘлбәттә Саф балалар радиосыИнстаграм: Булат ШәймиГүзәл ӘхмәтгәрәйАйгизә (Айгөл түгел) ЛатыйповаДәфнәТаңсылу Галимова ("Төрки йөзләр")Илшат әфәнде Телеграмдагы каналлар: Татар теле, Learn TatarБезнең телеграм канал Бер генә сәгатькә🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.

11-28
01:00:32

Тел һәм аралашу

Бу чыгарылышта без яңа илдә тел өйрәнү мәшәкатьләре турында сөйләшәбез. Шул ук вакытта үз телеңне куллануны дәвам иттерү, балаларга тапшыру - моңа бәйле килеп туган сораулар, борчулар, табышлар белән уртаклашабыз. Безне тыңлагыз, якыннарыгызга да тыңлатыгыз. Сезнең хуплаулар безне яңа чыгарылышларга илһамландыра🙏🏻Безнең телеграм каналыбыз ⁠Бер генә сәгатькә 📍Әлеге чыгарылышта искә алынган файдалы сылтамалар:Алимә академия халыкара татар онлайн мәктәбеТатарстан китап нәшриятының аудиокитаплары🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.Мәгънәле сурәт - Зөләйха Камалова эше.

11-14
59:04

Эмиграция һәм дуслык

Элеккеге дуслар белән элемтәләрне саклап буламы, шул ук вакытта яңа урында ничек итеп яңа элемтәләр табырга, үз мохитеңне ничек булдырырга?  Болар - читкә киткән һәр кешене борчыган  сораулар. Бүген шулар турында сөйләшәбез.📍Әлеге чыгарылышта искә алынган файдалы сылтамалар:Мүнхендагы Татарча сөйләшү клубы Безнең телеграм каналыбыз Бер генә сәгатькә 🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.

11-07
54:48

Эмиграция: күзаллау һәм чынбарлык

Яңа илгә күченгәнче, без аны ничек дип күз алдына китерә идек, үзебезгә нинди максатлар куя идек һәм чынлыкта ничек килеп чыкты? Көтелмәгән хәлләр, стереотиплар, кечкенә җиңүләр - барысы хакында да әз-әзләп сөйләшәбез һәм, әлбәттә, танышабыз. 📍Әлеге чыгарылышта искә алынган файдалы сылтамалар:Берлиндагы "Дәртле читек" балалар клубы Татарча комиксларТатар җанлылар өчен онлайн кибет Дулкын хаб🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.

10-31
01:00:33

Recommend Channels