Discover
Бер генә сәгатькә
9 Episodes
Reverse
Изге Рамазан ае Алманияда ничек уза, безнең өчен шәхси яктан нинди мәгънәгә ия? Әлеге чыгарылыштабез тәҗрибәләребез һәм якты хәтирәләребезне уртаклаштык. Берлин, Казан һәм Мәскәү контекстында мәчетләр, җәмгыять һәм бәйрәм атмосферасы турында да сөйләштек.🎧 Тыңлагыз, фикерләрегезне комментарийда калдырыгыз:Сезнең өчен Рамазан нәрсә ул?Безнең телеграм канал Бер генә сәгатькә🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.Монтаж: Гүзәл Шакирҗанова
Башка милләт вәкиле белән гаилә кору, моңа карата фикерләр, стереотиплар, гореф-гадәтләрнең ярашуы; шулай ук кызыклы да, авыр да мизгелләр турында сөйләшәбез.Безнең телеграм канал Бер генә сәгатькә🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.
Яңа елның беренче чыгарылышын кабул итеп алыгыз, дуслар! Сез ничектер, әмма без үзебез яңа чыгарылышларны бик сагындык🥰 Елны җиңелчә генә темадан башларга булдык (барыбыз өчен дә хәерле)! Яңа илдә тору - безнең көндәлек гадәтләр, күзаллаулар өчен дә үзгәреш һәм тәҗрибә: уңыш артыннан кумау, башкалар белән узышмау, үз-үзеңне сайлау, туган якның кадерле күренешләре, киенү, бала тәрбиясе, медицина, экофрендли булырга өйрәнү һәм башка әллә ни кадәр нәрсәләр турында ялт кына сөйләшеп алдык. Сез тагын нәрсәләр өстәр идегез? Безгә фикерләрегезне языгыз🙏🏻Безнең телеграм канал Бер генә сәгатькә🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.❤️🔥УСАЛны монда тыңлыйбыз!
🎄Бәйрәм чыгарылышын тәкъдим итебәз, дуслар! ❄️Алманияда декабрь - бәйрәмнәргә бай ай! Кызыклы традицияләр, аермалы яклар, кайсы көнне нәрсә ашарга, Раштуа белән Яңа ел ничек бәйрәм ителә, кем ул Изге Николаус, Раштуа кичендә нинди теләкләр теләргә? Декабрь һәм бәйрәмнәр чыгарылышында шулар хакында сөйләшәбез☃️Безнең телеграм канал Бер генә сәгатькә🎵Музыкаль бизәлеш өчен Сәидә Мөхәммәтҗановага рәхмәтләребезне белдерәбез.
Эмиграция — документлар, чемоданнар гына түгел, ул — зур үзгәреш, югалту, үсеш, һәрнәрсәне яңадан өйрәнү кебек катлаулы процесс. Әлеге чорда үзеңне менталь яктан саклап калу бик мөһим, шуңа күрә бу чыгарылышта безгә психолог, гештальт-терапевт Эльза Сәгъдиева ярдәмгә киләчәк.Эмиграциянең нинди стадияләре була, кеше ничек үзен таба, ни өчен кайберәүләр яңа илдә югалып кала — шул хакта сөйләшәбез.Безнең телеграм канал Бер генә сәгатькә🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.Мәгънәле сурәт - Зөләйха Камалова эше.
Әлеге чыгарылыш сылтамаларга бик бай. Биредә без татар контенты турында сөйләшәбез һәм татарча яки татарлар/татар теле турында блог, подкаст, канал һ.б. булдыручыларны барлыйбыз. Файдалы булыр дип ышанабыз! 📍Әлеге чыгарылышта искә алынган сылтамалар:Подкастлар: Йорт, Икенче дәүләт теле, Tatar identity, Tatar verse, Кайнатма, Кайный Казан, СәфәриДулкын медиаАчык университет Идел журналы каналларыӘлбәттә Саф балалар радиосыИнстаграм: Булат ШәймиГүзәл ӘхмәтгәрәйАйгизә (Айгөл түгел) ЛатыйповаДәфнәТаңсылу Галимова ("Төрки йөзләр")Илшат әфәнде Телеграмдагы каналлар: Татар теле, Learn TatarБезнең телеграм канал Бер генә сәгатькә🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.
Бу чыгарылышта без яңа илдә тел өйрәнү мәшәкатьләре турында сөйләшәбез. Шул ук вакытта үз телеңне куллануны дәвам иттерү, балаларга тапшыру - моңа бәйле килеп туган сораулар, борчулар, табышлар белән уртаклашабыз. Безне тыңлагыз, якыннарыгызга да тыңлатыгыз. Сезнең хуплаулар безне яңа чыгарылышларга илһамландыра🙏🏻Безнең телеграм каналыбыз Бер генә сәгатькә 📍Әлеге чыгарылышта искә алынган файдалы сылтамалар:Алимә академия халыкара татар онлайн мәктәбеТатарстан китап нәшриятының аудиокитаплары🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.Мәгънәле сурәт - Зөләйха Камалова эше.
Элеккеге дуслар белән элемтәләрне саклап буламы, шул ук вакытта яңа урында ничек итеп яңа элемтәләр табырга, үз мохитеңне ничек булдырырга? Болар - читкә киткән һәр кешене борчыган сораулар. Бүген шулар турында сөйләшәбез.📍Әлеге чыгарылышта искә алынган файдалы сылтамалар:Мүнхендагы Татарча сөйләшү клубы Безнең телеграм каналыбыз Бер генә сәгатькә 🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.
Яңа илгә күченгәнче, без аны ничек дип күз алдына китерә идек, үзебезгә нинди максатлар куя идек һәм чынлыкта ничек килеп чыкты? Көтелмәгән хәлләр, стереотиплар, кечкенә җиңүләр - барысы хакында да әз-әзләп сөйләшәбез һәм, әлбәттә, танышабыз. 📍Әлеге чыгарылышта искә алынган файдалы сылтамалар:Берлиндагы "Дәртле читек" балалар клубы Татарча комиксларТатар җанлылар өчен онлайн кибет Дулкын хаб🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.




