DiscoverКомментарии:
Комментарии:
Claim Ownership

Комментарии:

Author:

Subscribed: 1Played: 9
Share

Description

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
62 Episodes
Reverse
Атналык күзәтү. Пәнҗешәмбедә Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путинның   традицион матбугат конференциясе булды. Ил Президенты белән мондый чаралар  2001 елдан бирле уздырыла. Соңгы елларда матбугат конференцияләренең дәвамлыгы да, катнашучылар саны да  күпкә артты. Бу юлы  очрашу якынча 4 сәгать 20 минут барды. Пәнҗешәмбе көнне республикабызда истәлекле вакыйга булды -  ТАССРның төзелүенә 100 ел тулу Елына старт […]
Атналык күзәтү. Хәерле көн, хөрмәтле радиотыңлаучылар! Узып баручы атнаның иң зур вакыйгасы дип КАМАЗның 50 еллыгын бәйрәм итү чарасын атарга була. Кичә Чаллыда узган тантаналарда зур кунак — Россия Президенты Владимир Путин булып китте. Атна башында  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Словакиядә  һәм Беларусь Республикасында булды. Декабрьнең икенче яртысында, гадәттәгечә,  Яңа ел алды мәшәкатьләре башланып китә. […]
Атналык күзәтү. Пәнҗешәмбе көнне Чаллыда  КАМАЗның 50 еллыгына багышланган тантаналар узды. Анда Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу атнада Татарстан башкаласында машина төзелеше, металл эшкәртү һәм эретеп ябыштыруга багышланган XIX халыкара махсуслаштырылган күргәзмә эшләде. Балаларда милләтара аралашу культурасын булдыру — мөһим бурыч. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында шулай […]
Атналык күзәтү. Кичә Уфада «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышы һәм «Россия – партнерлык гаранты» Россия ислам икътисадый форумы узды. Бу атнада  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасында булды. Чәршәмбедә алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының бишенче утырышы үткәрелде. фото http://tatarstan.ru/
Атналык күзәтү. Бу атнада Казанга «Корпорация МСП» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Александр Браверман килде. Аның катнашында  «Казан-Экспо» күргәзмә  үзәгендә «Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе» стратегик сессиясе узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Транспорт атналыгы» кысаларында узган эшлекле иртәнге ашта чыгыш ясады. Чара  Россия транспорт министры Евгений Дитрих катнашында булды. Чәршәмбедә  Казаннан ерак түгел (М7 трассаның […]
Атналык күзәтү. Бу атнада  Дубайда II Бөтендөнья Толерантлык саммиты узды. Анда катнашучылар үзара тату яшәүнең кыйммәтләрен глобаль дәрәҗәдә тарату юллары, мәдәниятләр һәм диннәр арасында конструктив диалог турында фикер алышты. Саммитны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Инвестицияле климат торышының илкүләм рейтингында  Республика күрсәткечләре тикшерелде. Бу турыда сөйләшү  Татарстан Министрлар Кабинеты утырышы кысаларында узды. […]
Атналык күзәтү. Шимбә көнне, гадәттәгечә, эфирда – “7 көн” информацион тапшыруы. Бу атна республикабыз халкы өчен кыска эш атнасы булды. 4 ноябрьдә  Россиядә Халыклар Бердәмлеген билгеләп үттеләр, ә 6 ноябрь көнне — Татарстан Конституциясен кабул итүне бәйрәм иттек.  Эш көннәре саны азрак булса да, атна вакыйгаларга бай булды. https://cloud.mail.ru/public/4p9h/3hs8NHMwQ
Атналык күзәтү. Илебездә бәйрәм көннәре башланды. 4 ноябрьдә — иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе — Халыклар бердәмлеге көне  билгеләп үтелә. Ил халкы башта өч көн рәттән ял итәчәк. 6 ноябрьдә — Татарстан Конституциясе көне. Бу атнада Татарстан Министрлар Кабинетында 2019 елда урып-җыюга  йомгак ясадылар. Очрашу вакытында урып-җыю эшләренә нәтиҗә ясаудан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр, […]
Атналык күзәтү. Бу атнада Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар катнашты. Утырыш парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узды. Көн тәртибенә чыгарылган 25 мәсьәлә арасыннан  «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында»  закон проекты, һичшиксез, иң төп […]
Атналык күзәтү. Бу атнада Россиядә  цифрлы эфир телетапшыруларына күчүнең соңгы этабы башланды. Дүшәмбедән яңа форматка Татарстан һәм илнең тагын 20 төбәге күчте. Бу атнада Казанда «Газпром» җәмгыяте белән Татарстан предприятиеләре арасында хезмәттәшлекне үстерүнең перспектив юнәлешләренә багышланган киңәшмә булды. Моның өчен Татарстанга «Газпром» Идарә рәисе урынбасары Виталий Маркелов килде. Бу көннәрдә Казанда World Urban Parks Бөтендөнья […]
Атналык күзәтү. Октябрь аеның икенче якшәмбесе Россия Президенты Указы белән авыл хуҗалыгы    һәм эшкәртү сәнәгате  хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Димәк,  иртәгә – 13 октябрьдә – игенчеләр, терлекчеләр,  безне азык-төлек белән тәэмин итүгә  өлеш кертүче башка һөнәр ияләре котлау сүзләрен кабул итәчәк. Сишәмбе көнне «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате […]
Атналык күзәтү. Бу атнада Татарстанга Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров килде. Беренче көнне ул Болгарда республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев озатуында борынгы шәһәр объектлары, туристларны кабул итү өчен булдырылган инфраструктура белән танышты. Кичә Казан Ратушасында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышы булды. Анда Татарстанның […]
Атналык күзәтү. Бу атнада Казанда 6-нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икенче һәм өченче  утырышлары булды. Чәршәмбе көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа чакырылыш депутатларына Еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Шул ук көнне төштән соң Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче утырышы узды. https://cloud.mail.ru/public/5qsj/2j3mvA5Y6
Атналык күзәтү. Бу атна вакыйгалары республиканың бүгенге тормышына шактый яңалыклар китерде.  8нче сентябрьдә узган сайлаулар нәтиҗәләре, бер яктан, яңа 6нчы чакырылыш Дәүләт Советы составын формалаштырса, икенче яктан,  район хакимиятләре, министрлык һәм ведомство идарәләренә дә күп үзгәрешләргә сәбәп булды. Ә кичә, 20нче сентябрьдә,   алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышы булды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисен […]
Атналык күзәтү. Узган якшәмбедә ТР Дәүләт советы депутатларын сайлаулар узды: «Бердәм Россия» партиясе, 72,4 процент тавыш җыйды. Сайлаулар тәмамлану уңаеннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына мөрәҗәгать итте. 6нчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының  беренче утырышы 20 сентябрьдә узачагы, анда ТР Дәүләт Советы рәисен һәм аның урынбасарларын сайлау мәсьәләләре каралачагы билгеле булды. Чәршәмбе көнне Татарстанга Архитектура […]
Атналык күзәтү. Бу атнада Республика мәктәпләрендә 2019-2020 елгы уку елы башланды. Мәктәпләрдә ул традицион линейкалар белән билгеләп үтелде. Болар хакында туры эфирда  Татарстан республикасы  мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин сөйләде. Сишәмбедә «Казан» халыкара аэропортында WorldSkills 2019да катнашучыларны каршы алдылар. Киләсе атнада дөнья чемпионаты җиңүчеләре, призерлары һәм экспертлары белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов […]
Атналык күзәтү. Казан үзенең оста һәм җаваплы оештыручы икәнлеген тагын бер кат бөтен дөньяга раслап күрсәтте. Бүгенге тапшыруыбызны, әлбәттә,   45нче ВорлдСкилс Чемпионаты вакыйгалары белән башлап җибәрәбез. Аның Россия өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын күпсанлы кунаклар раслый. Билгеле булганча, Чемпионатны ачу чарасына Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев килсә,  ябылыш тантанасында Россия […]
Атналык күзәтү. Казанда 45нче ВорлдСкилс Чемпионаты башланып китте. «Казан-арена»да узган тантаналы ачылышта чит илләрдән, Россия хөкүмәтеннән күпсанлы дәрәҗәле кунаклар бар иде. Чарада катнашу өчен Казанга Россия премьер-министры Дмитрий Медведевның килүе әлеге вакыйганың илебез өчен зур әһәмиятен, югары статусын тагын бер кат исбатлады. Чемпионат башланган көнне Республикада тагын бер куанычлы вакыйга булды. Бу атнада республикабыз игенчеләре […]
Атналык күзәтү. Бу атнада Республикага Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко килде. Кичә ул Казанда берничә утырыш үткәрде. Күптән көтелгән вакыйгага – 45 нче «Ворлдскиллс» дөнья чемпионатына — 5 көн вакыт калды. Әзерлек дәрәҗәсе турында мәгълүмат. Республиканың күпчелек өлешендә явым-төшемнәрнең кими төшүе урак барышын шактый тизләтте. Республикада 1 миллион тоннадан артык уңыш  җыеп алынды. Мәгариф […]
Атналык күзәтү. Күптән көтелгән һәм күптән әзерләнгән вакыйгага санаулы көннәр калып бара. Республикабыз һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатына соңгы әзерлек эшләренә керешә. Пәнҗешәмбедә  Татарстан Президенты «Ворлдскиллс»ны уздыруда файдаланылачак объектларда булды.  Пәнҗешәмбедә ул дөнья чемпионатына әзерлек буенча республика оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды. Җәйнең соңгы аенда ата-аналар, гадәттә, балаларын мәктәпкә хәстәрли башлый. Үз чиратында мәктәпләрне […]
loading
Comments