DiscoverКомментарии:10 август. “Җиде көн”.
10 август. “Җиде көн”.

10 август. “Җиде көн”.

Update: 2019-08-10
Share

Description

Атналык күзәтү.


WS 2


Күптән көтелгән һәм күптән әзерләнгән вакыйгага санаулы көннәр калып бара. Республикабыз һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатына соңгы әзерлек эшләренә керешә. Пәнҗешәмбедә  Татарстан Президенты «Ворлдскиллс»ны уздыруда файдаланылачак объектларда булды.  Пәнҗешәмбедә ул дөнья чемпионатына әзерлек буенча республика оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды.


Җәйнең соңгы аенда ата-аналар, гадәттә, балаларын мәктәпкә хәстәрли башлый. Үз чиратында мәктәпләрне дә укучыларны кабул итәргә әзерлиләр. Күпчелек урыннарда чираттагы уку елы башына ремонт ясалган, кайдадыр яңа мәктәп ачалар. Ә кайсыберләрендә үзгәчә белем һәм тәрбия бирү тәҗрибәсен сынап карарга уйлыйлар. Бер сүз белән әйткәндә, яңалыклар җитәрлек.


Быелгы урак өсте  авыл хезмәтчәннәрен бик уңайсыз һәм борчулы  шартларда эшләргә мәҗбүр итә. Кичә Татарстан Президенты урыннардагы вәзгыять белән танышу максатыннан Сарман һәм Азнакай районнарында булды.


Иртәгә мөселманнар Корбан гаетен бәйрәм итәләр.


Comments 
00:00
00:00
x

0.5x

0.8x

1.0x

1.25x

1.5x

2.0x

3.0x

Sleep Timer

Off

End of Episode

5 Minutes

10 Minutes

15 Minutes

30 Minutes

45 Minutes

60 Minutes

120 Minutes

10 август. “Җиде көн”.

10 август. “Җиде көн”.

admin