14 сентябрь. “Җиде көн”.
Description
Атналык күзәтү.
Узган якшәмбедә ТР Дәүләт советы депутатларын сайлаулар узды: «Бердәм Россия» партиясе, 72,4 процент тавыш җыйды. Сайлаулар тәмамлану уңаеннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына мөрәҗәгать итте.
6нчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышы 20 сентябрьдә узачагы, анда ТР Дәүләт Советы рәисен һәм аның урынбасарларын сайлау мәсьәләләре каралачагы билгеле булды.
Чәршәмбе көнне Татарстанга Архитектура буенча абруйлы халыкара премиягә нигез салучы принц Кәрим Ага Хан 4нче килде. Галиҗәнаб Кәрим Ага Хан Болгарны, Казан Кремлен карады, архитектура өлкәсендә премия тапшырылу уңаеннан махсус почта маркасы чыгаруда Дәүләт кинәшчесе Минтимер Шәймиев белән бергә катнашты. Шулай ук ул архитектура буенча халыкара премия ияләрен бүләкләү тантанасында катнашты.
Республика кырларында урып-җыю эшләре ахырга якынлаша. Уңыш күләме буенча беренче урында Актаныш, Арча, Минзәлә, Буа һәм Тәтеш районнары.
Республикабызда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен башлап җибәрә. Сәүдә атна саен шимбә көнне 15 мәйданчыкта оештырылачак.
Бу һәм башка яңалыклар белән сез “Җиде көн” мәгълүмати программасында таныша аласыз.