19 октябрь. “Җиде көн”.
Update: 2019-10-19
Description
Атналык күзәтү.
Бу атнада Россиядә цифрлы эфир телетапшыруларына күчүнең соңгы этабы башланды. Дүшәмбедән яңа форматка Татарстан һәм илнең тагын 20 төбәге күчте.
Бу атнада Казанда «Газпром» җәмгыяте белән Татарстан предприятиеләре арасында хезмәттәшлекне үстерүнең перспектив юнәлешләренә багышланган киңәшмә булды. Моның өчен Татарстанга «Газпром» Идарә рәисе урынбасары Виталий Маркелов килде.
Бу көннәрдә Казанда World Urban Parks Бөтендөнья конгрессы уза. Анда парклар һәм иҗтимагый киңлекләрне оештыру буенча иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашалар. Конгрессны ачу тантанасы кичә Татарстан җитәкчелеге катнашында булды.
Comments
In Channel