21 декабрь. “Җиде көн”.
Update: 2019-12-21
Description
Атналык күзәтү.
Пәнҗешәмбедә Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путинның традицион матбугат конференциясе булды. Ил Президенты белән мондый чаралар 2001 елдан бирле уздырыла. Соңгы елларда матбугат конференцияләренең дәвамлыгы да, катнашучылар саны да күпкә артты. Бу юлы очрашу якынча 4 сәгать 20 минут барды.
Пәнҗешәмбе көнне республикабызда истәлекле вакыйга булды - ТАССРның төзелүенә 100 ел тулу Елына старт бирелде. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге комплексындагы Илһам Шакиров исемендәге концерт залында узды.
Comments
In Channel