21 сентябрь. “Җиде көн”.
Update: 2019-09-21
Description
Атналык күзәтү.
Бу атна вакыйгалары республиканың бүгенге тормышына шактый яңалыклар китерде. 8нче сентябрьдә узган сайлаулар нәтиҗәләре, бер яктан, яңа 6нчы чакырылыш Дәүләт Советы составын формалаштырса, икенче яктан, район хакимиятләре, министрлык һәм ведомство идарәләренә дә күп үзгәрешләргә сәбәп булды.
Ә кичә, 20нче сентябрьдә, алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышы булды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисен һәм аның урынбасарларын, шулай ук комитет җитәкчеләрен сайладылар.
25 сентябрьдә VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының икенче утырышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Парламентка еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.
Comments
In Channel