23 ноябрь. “Җиде көн”.
Description
Атналык күзәтү.
Бу атнада Казанга «Корпорация МСП» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Александр Браверман килде. Аның катнашында «Казан-Экспо» күргәзмә үзәгендә «Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе» стратегик сессиясе узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Транспорт атналыгы» кысаларында узган эшлекле иртәнге ашта чыгыш ясады. Чара Россия транспорт министры Евгений Дитрих катнашында булды.
Чәршәмбедә Казаннан ерак түгел (М7 трассаның 817 км) кулланылышта булган автомобильләр мегамолы ачылды.
Иртәгә — Әниләр көне. Яңа бәйрәм булса да, аны бөтен кеше ихластан кабул итә, чөнки ӘНИ – тормыш биргән иң әһәмиятле кеше бит ул.
Әниләр бездән әллә нинди кыйммәтле бүләкләр көтми. Бу көнне аларга игътибарыбыз белән кадер-хөрмәтебезне кызганмасак идек. Йокысыз төннәрегез, фидакарь хезмәтегез, җылы сүзләрегез, тормыш җил-давылларыннан саклап үстергәнегез өчен рәхмәт Сезгә, Әниләребез!