24 август. “Җиде көн”.
Description
Атналык күзәтү.
Казанда 45нче ВорлдСкилс Чемпионаты башланып китте. «Казан-арена»да узган тантаналы ачылышта чит илләрдән, Россия хөкүмәтеннән күпсанлы дәрәҗәле кунаклар бар иде. Чарада катнашу өчен Казанга Россия премьер-министры Дмитрий Медведевның килүе әлеге вакыйганың илебез өчен зур әһәмиятен, югары статусын тагын бер кат исбатлады.
Чемпионат башланган көнне Республикада тагын бер куанычлы вакыйга булды. Бу атнада республикабыз игенчеләре 2 миллион тонна ашлык суктырып алды. Барлык кырларның яртысыннан артыгында урып-җыю эшләре башкарылды.
Быелгы җәйнең бер атнасы гына калып бара. Кырларда эш гөрләгән кебек үк, ата-аналарның да мәшәкатьле чагы. Укытучылар да соңгы әзерлек эшләре белән мәшгуль. Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов шәһәрнең белем бирү системасындагы быелгы яңалыклар турында сөйләде.