31 август. “Җиде көн”.
Update: 2019-08-31
Description
Атналык күзәтү.
Казан үзенең оста һәм җаваплы оештыручы икәнлеген тагын бер кат бөтен дөньяга раслап күрсәтте. Бүгенге тапшыруыбызны, әлбәттә, 45нче ВорлдСкилс Чемпионаты вакыйгалары белән башлап җибәрәбез. Аның Россия өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын күпсанлы кунаклар раслый. Билгеле булганча, Чемпионатны ачу чарасына Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев килсә, ябылыш тантанасында Россия Президенты Владимир Путин катнашты. Россия җыелма командасы дөнья чемпионатында гомуми зачетта 22 медаль белән икенче урын алды.
Comments
In Channel