7 сентябрь. “Җиде көн”.
Update: 2019-09-07
Description
Атналык күзәтү.
Бу атнада Республика мәктәпләрендә 2019-2020 елгы уку елы башланды. Мәктәпләрдә ул традицион линейкалар белән билгеләп үтелде. Болар хакында туры эфирда Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин сөйләде.
Сишәмбедә «Казан» халыкара аэропортында WorldSkills 2019да катнашучыларны каршы алдылар. Киләсе атнада дөнья чемпионаты җиңүчеләре, призерлары һәм экспертлары белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашачак.
Республика районнары ныклы адымнар белән урып-җыю кампаниясенең азагына якынлаша. Бу атнада уракны дистәгә якын район игенчеләре тәмамлады.
Comments
In Channel