Әл-Мәлик, Әл-Мәәлик, Әл-Мәлиик (4-нче тапшыру)
Update: 2016-01-21
Description
әл-Мәлик - Аллаһ хакыйкый, чын Патша, Хаким һәм Аннан да өстенрәк патша юк. Ул Үзе теләгәнчә эш итә, барча нәрсәне тәртипкә салып барлап тора. Ул боера вә тыя, бүләкли вә ала, күтәрә вә түбәнсетә. Ул дөнья вә ахирәт Патшасы һәм Аның хөкеме Үзенең патшалыгында хөкем сөрә. Бу исем Коръәндә биш тапкыр искә алына, мәсәлән: әл-Мүминүн:116 Таһә:114 әл-Хәшер:23 әл-Җүмүга:1 ән-Нәс:2 һәм шулай ук пәйгамбәребезнең (сәлләлЛаһу әләйхи уәсәлләм) хәдисләрендә зикер ителә, Аллаһу әгьләм. әл-Мәәлик - Аллаһ Үзенең милке булган җир вә күкләрнең, дөнья вә ахирәтнең Хуҗасы һәм Ул Үзе теләгәнчә идарә итүче. Бу исем Коръәндә ике тапкыр искә алына, мәсәлән: Әли-Гыймран:26 әл-Фәтихә:3 һәм шулай ук пәйгамбәребезнең (сәлләлЛаһу әләйхи уәсәлләм) хәдисләрендә зикер ителә, Аллаһу әгьләм. әл-Мәлиик - Аллаһ патшаларның Патшасы, хуҗаларның Хуҗасы. Бу исем олуглау төре һәм алдагы ике исемне дә үз эченә ала. Бу исем Коръәндә бер тапкыр искә алына, мәсәлән: әл-Камәр:55, һәм шулай ук пәйгамбәребезнең (сәлләлЛаһу әләйхи уәсәлләм) хәдисләрендә зикер ителә, Аллаһу әгьләм. |
Comments
In Channel