DiscoverАллаһ тәгаләнең бөек исемнәре (Имена Аллаха)Әл-Мәлик, Әл-Мәәлик, Әл-Мәлиик (4-нче тапшыру)
Әл-Мәлик, Әл-Мәәлик, Әл-Мәлиик (4-нче тапшыру)

Әл-Мәлик, Әл-Мәәлик, Әл-Мәлиик (4-нче тапшыру)

Update: 2016-01-21
Share

Description

Бу исемнәр барысы да Аллаһның патшалык Иясе икәнлегенә ишарәт итә.



әл-Мәлик - Аллаһ хакыйкый, чын Патша, Хаким һәм Аннан да өстенрәк патша юк. Ул Үзе теләгәнчә эш итә, барча нәрсәне тәртипкә салып барлап тора. Ул боера вә тыя, бүләкли вә ала, күтәрә вә түбәнсетә. Ул дөнья вә ахирәт Патшасы һәм Аның хөкеме Үзенең патшалыгында хөкем сөрә.

Бу исем Коръәндә биш тапкыр искә алына, мәсәлән:

әл-Мүминүн:116

Таһә:114

әл-Хәшер:23

әл-Җүмүга:1

ән-Нәс:2

һәм шулай ук пәйгамбәребезнең (сәлләлЛаһу әләйхи уәсәлләм) хәдисләрендә зикер ителә, Аллаһу әгьләм.



әл-Мәәлик - Аллаһ Үзенең милке булган җир вә күкләрнең, дөнья вә ахирәтнең Хуҗасы һәм Ул Үзе теләгәнчә идарә итүче.

Бу исем Коръәндә ике тапкыр искә алына, мәсәлән: Әли-Гыймран:26

әл-Фәтихә:3

һәм шулай ук пәйгамбәребезнең (сәлләлЛаһу әләйхи уәсәлләм) хәдисләрендә зикер ителә, Аллаһу әгьләм.



әл-Мәлиик - Аллаһ патшаларның Патшасы, хуҗаларның Хуҗасы. Бу исем олуглау төре һәм алдагы ике исемне дә үз эченә ала.

Бу исем Коръәндә бер тапкыр искә алына, мәсәлән: әл-Камәр:55, һәм шулай ук пәйгамбәребезнең (сәлләлЛаһу әләйхи уәсәлләм) хәдисләрендә зикер ителә, Аллаһу әгьләм.
Comments 
loading
00:00
00:00
1.0x

0.5x

0.8x

1.0x

1.25x

1.5x

2.0x

3.0x

Sleep Timer

Off

End of Episode

5 Minutes

10 Minutes

15 Minutes

30 Minutes

45 Minutes

60 Minutes

120 Minutes

Әл-Мәлик, Әл-Мәәлик, Әл-Мәлиик (4-нче тапшыру)

Әл-Мәлик, Әл-Мәәлик, Әл-Мәлиик (4-нче тапшыру)

Равил Бикбаев