DiscoverАллаһ тәгаләнең бөек исемнәре (Имена Аллаха)Әс-Сәмийгь, Әл-Бәсыйрь (11-нче тапшыру)
Әс-Сәмийгь, Әл-Бәсыйрь (11-нче тапшыру)

Әс-Сәмийгь, Әл-Бәсыйрь (11-нче тапшыру)

Update: 2016-02-15
Share

Description

әс-Сәмийгь - Аллаһ барча тавышларны Ишетүче. Аның ишетүе мәхлукатларныкы кебек түгел, ә Үзенә генә хас рәвештә камил ишетү һәм ул ике төрле:

1) Аңа җирдә вә күкләрдә һичнәрсә дә яшерен түгел. Ул барча ишетелә торган нәрсәләрне Үзенең ишетүе белән чолгап алды һәм тавышларның барчасын да бер вакытта ишетә, Аның өчен алар берсе дә буталмый. Ул тышкыны да, эчкене дә; ачыкны да, яшеренне дә ишетә.

2) Аннан сораучыларны, дога кылучыларны вә Аңа гыйбадәт кылучыларны Ул игътибарсыз калдырмый, Аларның сорауларына җавап бирә вә әҗер-савап белән бүләкли.



әл-Бәсыйрь - Аллаһ барча нәрсәләрне; ачыкны вә яшеренне, якынны вә еракны Күрүче. Аның күрүе мәхлу-катларныкы кебек түгел, ә бәлки Үзенә генә хас рәвештә камил күрү. Аның күрүе җирдәге һәм күкләрдәге барча нәрсәләрне чолгап ала, хәтта караңгы төндә кечкенә кара кырмысканы, аның тышкы вә эчке әгъзаларын, эчендәге ризыкларын Күрүче. Ул үсемлекләрнең эченнән агучы суларны Күрүче. Аннан һичкем-һичнәрсә яшерен түгел, Аның күрүенең чиге юк.
Comments 
00:00
00:00
x

0.5x

0.8x

1.0x

1.25x

1.5x

2.0x

3.0x

Sleep Timer

Off

End of Episode

5 Minutes

10 Minutes

15 Minutes

30 Minutes

45 Minutes

60 Minutes

120 Minutes

Әс-Сәмийгь, Әл-Бәсыйрь (11-нче тапшыру)

Әс-Сәмийгь, Әл-Бәсыйрь (11-нче тапшыру)

Равил Бикбаев